Чиканасская сельская библиотека - филиал № 50

Гаиләм ядкәрләре

Китап укучыларга традицион гаилә кыйммәтләренә аңлы караш, гаиләдәге өлкән буынга үзара хөрмәт, мәхәббәт хисләре тәрбияләү максатыннан, Пушкин картасы проекты кысаларында,8-9 сыйныф укучылары өчен«Гаиләм ядкәрләре» исемле кичә уздырдык.Һәр гаиләнең үз тәртибе, үз кагыйдәләре, үз бәйрәмнәре була һәм алар һәркайсы үзенчәлекле.Катнашучылар берничә милләт вәкиле булуын истә тотып,һәр милләтнең  үз гореф – гадәтләре турында аңлатма бирелде.Кичә барышында   Гаилә елы   уңаеннан оештырылган ,,Тату гаилә-ил күрке” китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Милләтара үзенчәлекләр, киемнәр, бәйрәмнәр турында ,,Без бергә, ләкин без төрле” күргәзмә- презентациясе тәкъдим ителде.Гаиләдә буыннар чылбырын бәйләп торган кадерле истәлек-ядкәрләр турында сорау-җавап минуты уздырылды.Укучылар  гаилә бәйрәмнәренә нигезләнеп төзелгән уен-  кроссвордта катнаштылар.