"Ватан һәм бердәмлек"
Китапханәдә Халыклавр бердәмлеге көне уңаеннан "Ватан һәм бердәмлек" дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрелде. Чара барышында балалар 2004 елда Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан оештырылган төп тарихи вакыйгаларны искә төшерделәр, Болганчык чорның мөһим тарихи шәхесләре һәм геройларының исемнәрен искә төшерделәр. Китапханәче белән бергә алар Россия Федерациясе кебек күпмилләтле һәм күпмәдәни илдә яшәү өчен кирәкле тынычлык, түземлелек һәм толерантлыкка кагылышлы мөһим мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
Моннан тыш, чарада катнашучылар Россиядә яшәүче халыкларның мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре, төрле милләтләрнең мәкальләре һәм әйтемнәре белән таныштылар, дуслык турында шигырьләр укыдылар һәм патриотик җырлар тыңладылар. Аннары “Бердәмлектә көч” дип исемләнгән мини-викторина уздырдык. Балалар ил тарихына, бәйрәмгә кагылышлы сорауларга җавап бирделәр. Дөрес җаваплар өчен аларга жетоннар биреп барылды.