Чиканасская сельская библиотека - филиал № 50

"Иң төп ризык - ИКМӘК"

16 октябрь – Бөтендөнья икмәк көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан китапханәче «Кояшкай» балалар бакчасында нәни китап укучылар  белән тематик сәгать уздырды.
Китапханәче балалар белән икмәкнең кадере турында әңгәмә үткәрде. Ипинең өстәлгә килгәнче үткән юлы турында сөйләде. Балалар китапханәче биргән сорауларга җаваплар бирделәр., табышмакларга җаваплар таптылар, китаплар белән таныштылар. Аннары “Йомры икмәк” әкияте буенча сәяхәт иттек.
Ахырда балалар хуш исле ипи белән сыйландылар.