«Мин яратам сине, Татарстан»
30 август-Татарстан Республикасы көне. Татарстан-илнең иң бай төбәкләренең берсе.Татарстанның бай тарихы, аның хезмәт сөючән халкы белән горурланабыз. Дуслык һәм үзара аңлашу, һәркем турында кайгырту, туган җирне ярату, өлкәннәрне хөрмәт итү – болар барысы да күпмилләтле республикада тынычлыкны саклап калуга ярдәм итә. Әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан китапханәдә «Мин яратам сине, Татарстан» дигән туган якны өйрәнү сәгате үткәрелде. Чара барышында китапханәче Татарстан Республикасы тарихы, башкалабыз Казан, Татарстан символлары, Татарстанда яшәүче халыкларның күпмилләтле мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турында сөйләде, китапларның тематик җыелмасына күзәтү үткәрде. Аннары укучылар туган якны өйрәнү викторинасында катнаштылар, аның барышында Татарстанның истәлекле урыннарын, республикабыз территориясендә яшәүче халыкларның милли бәйрәмнәрен һәм гореф-гадәтләрен, танылган шагыйрь һәм язучыларның исемнәрен искә алдылар.