Чиканасская сельская библиотека - филиал № 50

"Муса Җәлил һәм җәлилчеләр"

 25 нче августта Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу көне билгеләп үтелә. Моннан 80 ел элек, Плетцензее төрмәсендә фашизмга каршы көрәшне дәвам иткән унбер ватандашыбыз җәзалап үтерелде. Чиканас авыл китапханәсендә җәлилчеләрнең һәлак булуына 80 ел тулуга багышланган «Муса Җәлил һәм җәлилчеләр» дигән патриотик дәрес үтте. М.Җәлил шигырьләренә язылган җырлар тыңланды, шигырьләре укылды. Укучылар игътибарына китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.