“Каталоглар белән кулланырга өйрән”
15нче июнь көнне үткәрелгән “Каталоглар белән кулланырга өйрән” дигән китапханә дәресе каталогларга багышланды. Укучыларны якыннанрак каталоглар белән таныштырдым. Системалы каталог һәм алфавитлы каталогның бер-берсеннән нәрсә белән аерылганын аңлаттым. Һәм ни өчен шундый исемдә йөрүләре турында әйтеп үттем. Китапханә дәресенең максаты каталоглардагы карточкаларның ни өчен урнаштырылуы, аларның урнашу тәртипләре белән якыннанрак таныштыру иде.
Китапханә дәресенең ахырында узган теманы ныгыту йөзеннән мини-викторина үткәрдек. Укучылар мөстәкыйль рәвештә каталоглар белән эшләделәр.