Чиканасская сельская библиотека - филиал № 50

“Туган як сукмаклары буенча”

       Китапханәче 1 июль көнне  3-5 сыйныф укучылары белән  “Туган як сукмаклары буенча”  табигать кочагына экологик экскурсия оештырды. Әлеге чараның максаты-балаларның туган як табигате турындагы белемнәрен киңәйтү, аңа сакчыл караш тәрбияләү иде. Безнең авылдан кечкенә генә елга үтә, яшь туристлар юлны башта аңа таба юл алды. Китапханәче балаларга елганың башын күрсәтте, аның кая агып төшүен аңлатты. Экскурсия барышында ул балаларга кеше тормышында табигатьнең эстетик, танып белү, сәламәтләндерү, гамәли әһәмияте турында, әйләнә-тирә мөхитне ничек сакларга кирәклеген сөйләде. Яшь натуралистлар өчен «Урман могҗизалар белән тулы» уен-викторина  үткәрелде. Балалар үзләренең сәяхәтләреннән бик канәгать иде, тәҗрибәләре онытылмаслык булды . Ял итеп алганнан соң фотога төштеләр. Чын туристлар буларак, алар елга янындагы территорияне җыйдылар. Аннары татар-халык уеннары уйнап алдык.Чарада  8 бала катнашты. 

       Экскурсиядә катнашкан балалар хәзерге вакытта алар алдында ике төрле юл булуын аңладылар. Беренчесе - табигатькә битараф мөнәсәбәттә булу, бу очракта әлеге юл котылгысыз рәвештә экология фаҗигасенә алып киләчәк. Икенчесе - үзебезне әйләндереп алган табигать киңлекләренә карашны тамырдан үзгәртү: табигатьне ярату һәм шуның аша туган ягыбызның да, гомумән алганда туган җиребезнең дә чәчәк атуы өчен мөмкин булганның барысын да эшләү.