«Гаилә-ул безне алып баручы компас» - әдәби - музыкаль кичә
11 июльдә 19.00 сәгатьтә Чиканас мәдәният йортында «Гаилә-ул безне алып баручы компас» дип аталган әдәби - музыкаль кичә узды. Чара Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланды.
Чарага авылыбызның юбиляр гаиләләре чакырылган иде. Китапханәче килгән кунакларга бәйрәм тарихын искә төшерде, Петр белән Феврониянең мәхәббәте, заманча традицияләр һәм бәйрәм белән бәйле борынгы көнчыгыш славян гореф-гадәтләре турында сөйләде. Мәхәббәт турында шигырьләр укыдык, җырлар җырладык. Гаиләләр үзләренең гаилә тарихлары белән уртаклаштылар. «Гаилә серләре» дигән мавыктыргыч викторинада кунаклар гаилә бәйрәменә багышланган мәкальләр һәм әйтемнәр белән таныштылар , «Дәвам ит», конкурсында катнаштылар. Халидә Вафина, Вагыйз Әһлиуллин һәм Рафил Нуриев башкаруындагы музыкаль номерлар кәефләрне тагын да күтәреп җибәрде . Чара чәй өстәле артында дәвам итте. Ахырдан һәр гаиләне дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләдек.