"Рәхмәтебез Сезгә чиксез!" - әдәби - музыкаль кичә
2023 ел – Укытучылар һәм остазлар елы кысаларында Чиканас авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре “Рәхмәтебез Сезгә чиксез!” дип аталган әдәби – музыкаль кичә үткәрделәр.
Мәдәният йорты шыгрым тулы иде: түрдә ветеран укытучылар, ә залда аларның төрле елларда укыткан укучылары, авылдашлары, кайткан кунаклар.Сәхнәгә бер-бер артлы ветеран укытучылар чакырыла: Нәкыйп Ибраһимов (42 ел стаж), Нәфига Нигъмәтҗанова (36 ел укыткан), Халидә Вафина (38 ел), Алсу Сафиуллина ( 36 ел), җыр дәресләре алып барган Вәгыйз Әһлиуллин (17 ел) мәктәптә укучыларга белем биргәннәр. Алар эшләгән еллары турында сөйләделәр, үзләренең хатирәләре белән уртаклаштылар.
Ә аннан сәхнәгә шул укытучыларның чыгарылыш класс укучылары агыла. Укытучыларына җылы сүзләр, теләкләр әйтелә, бүләкләр, чәчәкләр, гөлләр бүләк ителә, якты истәлекләр сөйләнә. Кичә матур җырлар , биюләр, шигырьләр белән үрелеп барды. Ахырдан барлык зал белән “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” җыры белән тәмамланды. Бу очрашу күңелләрдә якты эз калдырды.