Чиканасская сельская библиотека - филиал № 50

"Халык җыры - халык күңеле" - әңгәмә

Татар халкы элек-электән халык җырларын һәм көйләрен ярата. Алар шатланып та, моңсуланып та җырлыйлар һәм бу җырларны тыңлыйлар.Халык җырлары-безнең ата-бабаларыбыз калдырган иң зур мирас.

 Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан, Чиканас авыл китапханәсендә 19 сентябрьдә "Татар халык җырлары – милләтебезнең моңлы хәзинәсе" дип аталган китап күргәзмәсе төзелде . Күргәзмәдә татар халкының җыр китаплары, халкыбыз мирасын буыннан-буынга тапшыручы җырчылар турында китаплар, шулай ук шигырьләр китаплары тәкъдим ителде. Без "Халык җыры - халык күңеле"дигән әңгәмә үткәрдек. Укучылар күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар белән таныштылар. Китапханәче аларга халык җырларын башкаручы җырчылар турында сөйләде, халык җырларын тыңладык. А.Афзалованың "Үзем турында", Г. Әдгәмнең "Наласа авылы көе"китапларыннан укылган өзекләр зур кызыксыну уятты.