Чиканасская сельская библиотека - филиал № 50

"Могҗизалы сәйләннәр" - фольклор кичә.

3 августта Чиканас авыл китапханәсендә мастер-класс элементлары белән фольклор кичәсе узды. Чара башында китапханәче укучылар игътибарына бисер белән эшләү буенча китапларга күзәтү ясады, «Бисер тарихы» дигән презентация күрсәтте, бисер төрләре турында сөйләде һәм бисердән эшләнгән эшләрнең төрле әйберләр белән таныштырды.

Китапханәгә бисердән  матур чәчәкләр ясау остасы Хәсәнова Зөбәрҗәт Зиннур кызы чакырылган иде. Ул балаларга чәчәк ясау буенча мастер-класс күрсәтте. Зөбәрҗәт Зиннур кызы безгә сәйлән белән эшләүнең  төрле техникасы, сәйлән белән нинди әйберләрне бизәргә мөмкин булуы турында сөйләде һәм безгә үз эшләрен  тәкъдим итте. Аннары без балалар белән бу сәнгатьтә үзебезне сынап карадык. Әлбәттә, сәйлән белән эшләү  өчен тырышлык, сабырлык  кебек сыйфатларга ия булырга кирәк.