Чиканасская сельская библиотека - филиал № 50

"Гаилә - бәхет учагы" - тематик кичә

15 май - Халыкара  гаилә көне. Бу  көн Россиядә 1994 елдан  бирле  билгеләп үтелә. Бу  заманда  һәр кешегә кайтып сыеныр өчен җылы учак, тыныч почмак булуы кирәк. Ни генә булмасын, кеше үз гаиләсе кочагында ял итә, рухи көч җыя.

 Чиканас авыл китапханәсендә клуб белән берлектә Халыкара гаилә көне уңаеннан “Гаилә-бәхет учагы” дип исемләнгән  тематик сәгать үткәрелде. Китапханәче балаларга гаилә көненең тарихы турында сөйләде, китаплардан өзекләр кычкырып укыды.  Очрашу барышында клубның сәнгать җитәкчесе, кеше тормышында гаиләнең мөһимлеге,бер - береңне хөрмәтләү хакында әңгәмә алып барды.

Һәр бала алдан игълан ителгәнчә, гаилә турында иң яхшы хикәя конкурсына әзерләнеп килгән иде. Алар үз гаиләләре турында сөйләделәр, иптәшләрен гаилә фотографияләре белән таныштырдылар. Конкурсның җиңүчесе итеп Минуллина Язилә һәм Раязлар сайланды. Аларга үз чиратында бүләк тә тапшырылды.

Укучылар белән гаилә тормышы турында табышмаклар, мәкальләр әйтештек. Балалар үзләренең матур шигырьләре белән очрашуга тагы да ямь остәде. Шулай ук "Гаилә – бәхет учагы!"дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.

Тематик кичәдә 9 укучы катнашты.