Табигатькә экскурсия -экологик кичә
11 май көнне Чиканас балалар бакчасында экологик кичә үткәрдек. Балалар белән табигать кочагына экскурсиягә чыктык. Китапханәче башта балалрга: нәрсә ул –табигать, аңа нәрсәләр керүе, табигатьнең безгә нәрсәләр бирүе турында аңлатты. Экскурсиягә чыгар алдыннан, без табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшердек.
Табигатькә чыккач без балалар белән чәчәкләрне күзәттек, умырзая чәзчәгеннән такыя үрдек. Кош ояларын тузгытырга, аның янында тавышланырга ярамавы турында аңлаттым, агачларның ботакларын сындырырга, табигатьтә теләсә кая чүпләр ташламаска тиешлеге турында сөйләдем. Аннары табигать турында китаплар укыдык, табышмакларга җаваплар таптык. Безнең үткәргән экологик кичәбез бик файдага узды.