Чиканасская сельская библиотека - филиал № 50

«Синең тормышың - синең сайлау! " -әңгәмә

  «Синең Сайлау» оператив-профилактик чара кысаларында,15нче апрельдә Чиканас авыл китапханәчесе «Синең тормышың - синең сайлау! " дип исемләнгән профилактик әңгәмә үткәрде.Әңгәмә 8-9 нче сыйныф укучылары белән уздырылды.

Чара барышында укучылар белән балигъ булмаганнарның хокуклары һәм җаваплылыгы, зарарлы гадәтләргә тискәре караш, сәламәтлек өчен аеруча куркыныч булган куркыныч гадәтләр турында сөйләшенде. Яшьләр тормыш кыйммәтләрен сайлау һәм кеше шәхесен формалаштыру темасына фикер алыштылар. Аерым игътибар алкогольле эчемлекләр, тәмәке һәм наркотик матдәләр куллануның зыяны хакында сөйләшүгә бирелде. Шулай ук законга каршы гамәлләр кылган өчен административ һәм җинаять җәзасы турында да сөйләшенде.

“Тормышыгызны кара таплар белән буямагыз. Чын кешеләр булып үсегез, тәртипле булыгыз“, –  дип тәмамлады үзенең әңгәмәсен китапханәче.

Чара ахырында һәр кеше үзенең юлын дөрес сайлаганда гына, ул бары тик уңай һәм дөрес булачак дигән нәтиҗәгә килделәр!

Әңгәмәдә 6 кеше катнашты.