"Дөньяны яхшырак ит" - экологик дәрес
Чиканас авыл китапханәсендә, мәдәният йорты хезмәткәре белән берлектә 4-5 нче сыйныф укучылары катнашында, 15 апрель – Зкологик белемнәр көне уңаеннан, "Дөньяны яхшырак ит" дигән экологик дәрес узды.
Китапханә әлеге темага караган китаплардан, иллюстрацияле материаллардан “Серле дөньяга сәяхәт” исемле китап күргәзмәсе эшләнде һәм укучыларга тәкъдим ителде. Балалар белән терек һәм терек булмаган табигать, табигатьне саклауда кешенең роле, табигатьтәге үзара бәйләнешләр турында сөйләштек. "Могҗизалы дөнья" исемле викторина үткәрелде. Укучылар хайваннар, үсемлекләр, агачлар, бөҗәкләр турында бик күп яңалык белде, үзләрен кызыксындырган сорауларга хайваннар турындагы китаплардан җаваплар тапты. Экологик дәрес укучылар өчен бик файдалы узды.