Кеше. Галәм. Космос.- мәгълүлмат сәгате
11 апрельдә Чиканас авыл китапханәсендә «Кеше. Галәм. Космос.». дигән мәгълүлмат сәгате узды. Китапханәче яшьләрне Космос киңлегенең беренче очучысы Ю.А. Гагарин белән таныштырды. Укучылар беренче космик станцияләр барлыкка килүе, очышларга әзерлекнең ничек үтүе турында белделәр. "Космос" сәяхәте барышында балалар викторина сорауларына җавап бирделәр, «йолдызлы» табышмакларны чиштеләр. Алар биремнәрне бик яхшы башкардылар. Китапханәдә “Галәм киңлекләре” күргәзмә-панорамасы Космос һәм космонавтлар, Ю.А. Гагаринның батырлыгы турында әдәбият урнаштырылды. Күргәзмәдә « Космоска сәяхәт» исемле күзәтү ясалды, аның төп максаты – яшь буында йолдызларга юл ачкан ватандашларыбыз өчен горурлык хисе уяту. Чара Космос темасы буенча рәсемнәр ясау белән тәмамланды. Бу эшне Гөлзия Зәйнуллина һәм Динар Хәсәнов бик яхшы башкардылар.