Чиканасская сельская библиотека - филиал № 50

"Табигатьне бергәләп саклыйк" - экологик викторина

2 мартта Чиканас авыл китапханәсендә балалар һәм яшүсмерләр өчен «Табигатьне бергәләп саклыйк» дигән экологик викторина үткәрелде. Китапханәче борынгы заманнардан ук кешеләрнең үсемлекләрнең дәвалау үзлекләре турында белүләре, үләннәрнең дәвалау үзлекләрен аңлаулары һәм тупланган белемнәрне буыннан-буынга тапшырулары турында сөйләде. Балалар дару үсемлекләре турында күп яңалыклар белделәр. Аларны, безнең чиксез Россия урманнарында, кырларында һәм болыннарында гына түгел, ә хәтта үз ишегалды янында да табарга мөмкин икәнлегенә төшенделәр.. Чара барышында презентация аларның кайберләре белән үз күзләре белән танышырга мөмкинлек бирде. Китапханәче укучыларга туган як матурлыгына, тирә-юнь дөньясына сакчыл мөнәсәбәт булдырырга кирәклеге турында сөйләде. Укучылар  экология, күзәтү өлкәсендә белемнәрен күрсәттеләр.  Викторинаның катлаулы сорауларына, гадәти булмаган табышмакларга җавап бирделәр.

Чара ахырында балалар "Безне дәүләаулы үләннар" күргәзмәсе белән таныштылар. Күргәзмәдә дару үсемлекләре, фитотерапия (үләннәр белән дәвалау) турында әдәбият тәкъдим ителде. Иван-чәй һәм меңъяфрак, кычыткан  һәм уги ана яфрагын кайчан җыярга кирәклеге турында мәгълүмат алдылар. Тәкъдим ителгән китаплардан кара җимеш һәм кура яфракларын киптерү турында белә алдылар.Үләннәр ярдәмендә сәламәтлекләрен яхшырту, матурлыкларын һәм яшьлекләрен озайту кебек мәгълүматларны, укучылар күргәзмәдә тәкъдим ителгән белешмәлекләрдән, энциклопедияләрдән, китаплардан һәм журналлардан файдаланып белә алдылар.