Чиканасская сельская библиотека - филиал № 50

"Гүзәллеккә илтә гүзәлләр" - әдәби-музыкаль кичә

4 март көнне Чиканас авыл китапханәсендә “Ак калфак” клубының чираттагы утырышы халык-ара хатын кызлар көненә багышлап үткәрелде. “Гүзәллеккә илтә гүзәлләр” дигән баш астында, кичә китапханәченең  хатын-кызларыбызга  ныклы сәламәтлек, матур тормыш, бәхетле көннәр теләве белән  башланып китте, аннары бәйрәмнең тарихы белән таныштырды. Кичә “Җирнең гүзәллеге хатын-кызда” исемле китап күргәзмәсендәге китапларга күзәтү белән дәвам итте. 

Татар хатын-кыз шагыйрләренең мәхәббәт, шатлык һәм югалтулар, өмет тулы шигырләрен укыдылар да, җырладылар да  Ак калфаклылар.

Кичәдә матур җырлар җырланды, шулай ук Мөхәммәтҗанова Рәмзия  апаның әниләр турында үзе язган шигырьләре тыңланды.Кичәдә хатын-кызларыбыз үзләрен төрле конкурсларда сынадылар: “Тормыштан бер мәзәк” конкурсында Фәсхетдинова Рәфилә апайга тиңнәр булмады, “Иң оста җырчы” исемен Вафина Халидә апабыз беркемгә дә бирмәде, “Иң тапкыр” конкурсында Шәфигуллина Гәүһәрия апайны уздыручы булмады. Хатын-кызларыбыз барысы да берәр номинациядә җиңеп бүләкләр алдылар.

 Кичә чәй табыны артында бик матур, бәйрәм рухында узды. Катнашучылар чәй артында яраткан җырларын җырладылар, хатын-кыз хәйләләре һәм серләре белән уртаклаштылар.