Чиканасская сельская библиотека - филиал № 50

"Тылсымлы ромашка" - балалар иртәсе

6 март көнне Чиканас балалар  бакчасында  8-март  халыкара   хатын-кызлар  көненә  багышланган ,“Тылсымлы ромашка” дип аталган  бәйрәм  кичәсе  булып  узды. Бәйрәмгә  кунакка  әниләр дә, әбиләр дә килгәннәр  иде. Балалар  бакчасына  йөрүче  балалар  бик  матур  биюләр, җырлар  әзерләгәннәр  иде. Китапханәче  “Әнием- кадерлем!”  дип исемләнгән  китап күргәзмәсе белән таныштырды. Балалар  үз  куллары  белән  җан  җылыларын  биреп  ясаган  открыткаларын  әниләренә  бүләк иттеләр. Бәйрәм  кичәсе  чәй табыны  артында  дәвам итте. Килгән  кунаклар да, балалар да  бәйрәмнән канәгать калдылар.