"Әткәң-әнкәң телен белсәң, адашмассың кайда да..." - балалар иртәсе
“Туган телен кадерләгән халык үзе дә кадерле булыр” – ди халык мәкале. Чиканас авыл китапханәчесе 21февраль – туган тел көне уңаеннан, “Кояшкай” балалар бакчасында “Әткәң-әнкәң телен белсәң, адашмассың кайда да...” дип аталган балалар иртәсе уздырды. Китапханәдә “Туган телем – назлы гөлем” исеме астында китап күргәзмәсе куелды. Китапханәче балаларны туган тел көне бәйрәменең тарихы белән таныштырды, Г.Тукайның әкиятләрен укыды, “Нәниләр тел өйрәнә” китабыннан хикәяләр укылды, “Нәниләргә әлифба” китабыннан татарча хәрефләр, сүзләр белән таныштылар. Балалар табышмакларга җаваплар таптылар, мәкальләрнең дәвамын әйтеп бетерделәр, татар халык әкиятләре буенча эшләнгән мультфильм карадылар, шигырь сөйләү бәйгесе дә бик күңелле үтте.