Чиканасская сельская библиотека - филиал № 50

"Күңел көтә кошларны,аларның шат авзларын"

     1 апрель- Халыкара кошлар көне. Бу көн гүзәл табигатебезгә һәм канатлы дусларыбызга хөрмәт тәрбияләү көне буларак та билгеләп үтелә. 1 апрель көнне Чиканас авыл авылы китапханәсендә укучылар белән”Көтә күңел кошларны,аларның шат җырларын”дип исемләнгән уен-викторина үткәрелде.1-4 сыйныф укучылары”Бөркет” һәм “Карлыгач” командаларына бүленеп көч сынаштылар.

    Чарага әзерлек барышында китапханәдә “Куркытмагыз кошлар авазын”-дип исемләнгән китап күргәзмәсе һәм “Табигать сагында”-дип исемләнгән презентация ясалды.

     Әлеге чараның төп максаты-кошларның табигатьтәге һәм кеше тормышындагы күпкырлы әһәмияте, төрләре, аларны саклау турында мәгълумат җиткерү. Балалар кошлар турында шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, кроссвордлар чиштеләр, мәкаль һәм әйтемнәрне искә алдылар, табышмаклар белделәр,уен викторина сорауларына да бик теләп җавап бирделәр. Кичә ахырында кошлар иң якыр дуслары булган укучылар билгеләнде һәм катнашучыларның барсына да бүләкләр таратылды.