“Коррупция кеше тормышына ничек тәэсир итә?” - мәгълүмат сәгате
Коррупция – хәзерге заман җәмгыятенең иң кискен проблемаларының берсе. Коррупциягә каршы көрәш һәм аңа каршы көрәш мәсьәләләренә бүгенге көндә зур игътибар бирелә. 9 декабрьдә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан Чиканас авыфл китапханәсендә “Коррупциягә “ЮК” дип әйтик” дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Анда коррупция төрләре һәм күренешләре турындагы язмалар, вакытлы матбугаттан мәгълүмат, буклетлар урын алды. Ришвәтчелек проблемасы рус әдәбияты әсәрләрендә киң яктыртылган. Күргәзмәнең “Сәнгать әсәрләрендә ришвәтчелек” исемле бүлегендә тәкъдим ителгән А.С.Пушкинның “Дубровский”, Н.В. Гогольнең “Ревизор”, А.Н. Островскийның “Доходное место”, М.Е. Салтыков-Щедринның “Господа головолевы”, А.Грибоедовның “Горе от ума”, И.А. Крыловның “Басни” әсәрләре укучыларда кызыксыну уятты.
7 декабрь көнне Чиканас авыл китапханәсендә 3-6 сыйныф укучылары белән “Коррупция кеше тормышына ничек тәэсир итә?” дип аталган мәгълүмат сәгате үтте. Бу чара балаларның хокукый белемнәрен арттыруга, коррупциягә каршы тору ысулларын популярлаштыруга юнәлдерелде. Укучыларга коррупциянең кайсы өлкәләрдә күбрәк очравы, тарихи тамырларда күренеш сәбәпләре турында сөйләнде. Китап күргәзмзсенә обзор ясалды. Андагы балалар өчен язылган И.А.Крыловның “Басни” китабына аеруча тукталдык, аны кычкырып укыдыдык, аннары андагы язылган әсәрләр буенча фикер алыштык. Кичә ахырында укучыларга ”Коррупция турында нәрсә белергә кирәк” дип аталган буклетлар таратылды. Өйләренә кайткач семья членнарына да күрсәтеп фикер алышырга әйтелде. Кичә бик файдалы узды.