Мәдәни дәрес
Чиканас башлангыч мәктәбе белән берлектә 11 укучыга мәдәни көндәлек тапшырылды.Укучыларга көндәлек белән эшләү тәртипләре аңлатылды.”Мәдәни көндәлек” презентациясе күрсәтелде,телүчеләргә күчерелеп бирелде. Балаларга сайтка керергә,фотоларын урнаштырырга,иптәшләре белән аралашырга һ.б. турында сөйләнде.Әниләренә балаларга ярдәм итәргә әйтелде. 11 бала арасыннан җиңүче билгеләнәчәге дә әйтелеп үтелде.
Соңыннан китапханәгә килгән “Увлекательный Татарстан» китабы тәгъдим ителде.