"Шатлыклар тудырган шагыйрә"
23 октябрь көнне Чиканас авылы китапханәсе мәктәп белән берлектә әдәби мәйдан уздырды. Резеда Вәлиева иҗатына “Шатлыклар тудырган шагыйрә” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.Балаларга Җырлары ,шигырьләре өйрәтелде.
Кичә малай белән кыз башкаруында Р.Вәлиева сүзләренә язылган”Кәләпүшем,калфагым”җыры белән башланып китте. Һәм шигырьләрен уку,җырларын башкару белән дәвам итте.Соңыннан китап күргәзмәсенә “Йолдызстан батыры” дип исемләнгән обзор ясалды.