Чиканасская сельская библиотека - филиал № 50

"Әнием-күңелем кояшы"

7-март көнне Чиканас авыл  мәктәбендә “Әнием -күңелем кояшы” дип исемләнгән кичә булып үтте.

     Максаты: Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү; укучыларның сәләтен ачу, үстерү; әниләрне ихтирам итү,сөю сыйфатларын үстерү, тәрбияләү.

     Бәйрәм үткәреләсе зал әниләргә карата булган плакатлар ,чәчәкләр белән бизәлде.Кунакка укучыларның әниләре,әбиләре чакырылды.

     Әлеге бәйрәмдә , балалар шигырьләр сөйләде, җырлар җырладылар. Әниләргә булган олы ихтирамнарын күрсәттеләр,әниләренә карата үзләренең матур сүзләрен җиткеделәр,үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар.

  Әниләр  өчен “Булсаң зирәк-тап тизрәк” дип исемләнгән башваткыч уены оштырылды.Уенда әниләр үзләренең көчләрен сынашты.Аларга балалар көч биреп торды.Бәйрәм күңелле узды, укучылар да әниләр дә канәгать калдылар.