"Исәнме җәй" -күңел ачу- уен программасы
Җәйнең беренче көнендә Халыкара балаларны яклау көне билгеләп үтелә. Бу балалар өчен-һәрвакыт иң матур һәм көтеп алынган бәйрәм, чөнки мәктәпләрдә укулар тәмамлана һәм җәйге каникуллар башлана. 1 июнь көнне китапханә клуб белән берлектә «Исәнме җәй»дип исемләнгән күңел ачу - уен программасы үткәрде. Китапханәче балаларны бәйрәм белән котлады һәм мавыктыргыч җәй үткәрүләрен теләде, бәйрәмнең килеп чыгу тарихы турында сөйләде, каникулларда күбрәк китап укырга һәм китапханәгә ешрак йөрергә тәкъдим итте. Балалар конкурсларда бик теләп катнаштылар, табышмаклар чиштеләр, күңелле уеннар уйнадылар. Чара ахырында асфальтта рәсем ясау буенча «Минем туган ягым»конкурсы үткәрелде.