Чиканасская сельская библиотека - филиал № 50

"Сезнең батырлык онытылмас" - хәтер сәгате.

       76 ел элек безнең әти - бабаларыбыз дәһшәтле сугышта җиңеп, безгә яшәргә, яратырга, бәхетле һәм ирекле булырга мөмкинлек бирделәр. Без һәрвакыт безгә тынычлык, яз, тормыш бүләк итүчеләр алдында бурычлы. Сезнең алда баш иябез, хөрмәтле солдатлар һәм Бөек Ватан сугышы тыл хезмәтчәннәре, тыл ветераннары!

     Авыл үзәгендә сугышчы солдат һәйкәле тора. Анда сугыштан кайтмаган 84 авылдаш фамилиясе язылган. 8 май көнне Хәтер сәгате үтте. Бу чарага сугыш елларында балалар булып, тылда эшләүчеләр килгән иде. Чараны Госман хәзрәт дога белән ачып җибәрде. Авылдашларны Яңа Кырлай авыл җирлеге  урынбасары  Җиһангеров А.А. котлады , сугыш елы балалары исеменнән Ибраһимов Н. С. чыгыш ясады. Чиканас башлангыч мәктәбе һәм олы сыйныф укучылары Бөек Ватан сугышына багышланган патриотик шигырьләр сөйләделәр, шулай авылыбызның актив китап укучылары халыкка матур җырларын һәм шигырьләрен бүләк иттеләр. Һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдык. Һәйкәл янына венок, чәчәкләр, тере гвоздиклар салдык. Китап укучыларга «Хәтерләрдә уелып калган көннәр " дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.