XII халыкара акция «Балаларга сугыш турында укыйбыз-2021»
Чиканас авыл китапханәсе «Балаларга сугыш турында укыйбыз-2021»дип исемләнгән XII халыкара акциядә катнашты. Акциянең оештыручысы "Самара өлкә балалар китапханәсе".Аның төп максаты-1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы турында балалар әдәбиятының иң яхшы үрнәкләре үрнәгендә балаларда һәм үсмерләрдә гражданлык һәм патриотизм тәрбияләү.Укучыларга Фатих Кәримнең “Кайтыр әткәң” шигыре тәкъдим ителде.Шигырьне тыңлап, балалар үз Ватаныңны ничек яратырга, сабыр булырга кирәклеген аңладылар.