"Тукай геройларын ясыйбыз"
Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан, Чиканас авыл китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары белән “Тукай геройларын ясыйбыз” исемле рәсем дәресе үткәрде. Укучылар белән Тукай әкиятләре буйлап сәяхәт иттек. Китаплардагы матур, мавыктыргыч рәсемнәрне карадык. Укучылар Г. Тукайның китапларыннан үзләренә ошаган персонажларны карап ясадылар. Тукай шигырьләрен искә төшерделәр.