“Тәсбих әйтеп, намаз укып, Рухыма саулык алам” - мастер класс
Чиканас авыл китапханәсе каршында эшләп килүче “Ак калфак” түгәрәге членнары белән “Тәсбих әйтеп, намаз укып, Рухыма саулык алам” дип исемләнгән кичә үткәрдек. Вафина Халидә апа элек нинди дисбеләр булганын, аларны ничек итеп ясаулары,тезүләре турында күрсәтеп, аңлатып китте. Нинди вакытларда дисбе тартырга, нинди сүзләр әйтеп тартырга кирәклеген сөйләде. Аннары авылыбыз мәчете мөгалимәсе Фазылова Ясмилә апай үзе өчен иң кадерле булган дисбе турында сөйләп, таныштырып узды, изге Рамазан аебызда теләкләрен җиткерде. Китап укучыларым төзелгән китап күргәзмәсе белән таныштылар һәм фикерләрен уртаклаштылар. Кичәбез бик файдалы, кызыклы узды.