"Тапкырларга- табышмак"
“Тапкырларга- табышмак»
(интеллектуаль уен)
Татар халык иҗаты аша укучыларның фикерләү сәләтен үстерү; балаларда иптәшлек, дуслык, кешелеклелек сыйфатлры тәрбияләү,татар халык иҗаты белән тирәнтен таныштыру,татар халык иҗатына мәхәббәт тәрбияләү масатыннан китапханәдә “Тапкырларга –табышмак” дип исемләнгән интелектуаль уен 5-7 класс укучылары өчен әзерләнеп үткәрелде.
Интелектуаль уенга әзерлек барышында китапханәдә татар халык иҗатыннан күргәзмә ясап куелды,презентация ясалды.
Интелектуаль уен презентация ярдәмендә алып барылды.Беренче җавап бирүчеләргә алдан хәзерләп куйган йолдызчыклар бирелеп барылды.Соңыннан иң күп җавап бирүче укучыга суперуен тәкъдим ителде.Укучы бер минут эчендә ике сүзе ачылган татар халык мәкален әйтеп бирергә яки бүләкне генә алып китә алды. Җиңүче укучы“Назлы назланып торганчы,әрсез ашап куйган ди”- мәкален бер минутта белә алды һәм суперпризга ия булды.Уенда катнашкан һәр бала бүләкле булды