Чиканасская сельская библиотека - филиал № 50

"ӘЙ,син чишмәм күзем карасы"

Табигать могҗизасы, яшәү чыганагы  бит ул чишмәләр.Табигатьнең кешегә биргән  даһи бүләге. Авылыбызның чишмәләре,аларның атамалары һәм тарихлары белән таныштыру максатыннан Чиканас авыл китапханәсендә “Әй син чишмәм күзем карасы” дип исемдәнгән экологик дәрес үткәрелде.Дәрескә хәзерлек барышында укучыларга авылыбызның берәр чишмәсе турында”Минем яраткан чишмәм” дигән темага инша язарга кушылды. Китапханәдә “Чишмәләр иле син туган як” дип исемләнгән күргәзмә төзелде.

Экологик дәрестә укучылар авылыбыз чишмәләре турында тулы мәгълумат алдылар,аларның суларыннан авыз иттеләр. Дәрес чишмәләр турында җырлар — шигырьләр, табигать турында мәкаль- табышмак белән үрелеп алып барылды.Соңыннан укучыларның иншаларына анализ ясалды.