Чиканасская сельская библиотека - филиал № 50

"Не рискуй - жизнь прекрасна!"

26 июнь - Халыкара наркотиклар куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне. Шушы көн уңаеннан Чиканас авыл клубында китапханә белән берлектә балалар белән «Не рискуй - жизнь прекрасна! " дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде.  Әлеге чараның максаты булып балаларда сәламәтлеккә карата дөрес мөнәсәбәт тәрбияләү, ПАВ куллануны җәлеп итүгә һәм куллануга комачаулый торган тормыш күнекмәләрен формалаштыру, балаларны наркотиклар куллануның нәтиҗәләре белән таныштыру, наркотиклар куллануга тискәре мөнәсәбәт булдыру, балалар сәламәтлегенә һәм аларның сәламәт тәртибенә ярдәм итү, шулай ук балаларда үз-үзләренә җаваплылык турында күзаллау формалаштыру тора.