"Дин һәм әхлак"
Китапханәдә 1-4 сыйныф укучылары һәм Динар хәзрәт белән түгәрәк өстәл артында очрашу үткәрелде. Очрашуда хәзрәт әхлак, әдәп кагыйдәләре, мәрхәмәтлелек, бер-береңә ярдәмләшү, гыйлем өйрәнү турында бик мавыктыргыч итеп сөйләде. Балаларга бик күп сораулар бирде. "Балаларга үгет-нәсихәт" китабыннан өзекләр укылды. Китап күргәзмәсенә обзор ясалды.