Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

Мәңге яши, яшьни яшь Тукай!

Татар шигъриятен үстерүгә тиңдәшсез зур өлеш керткән Габдулла Тукай, хаклы рәвештә, әдәбиятыбызның иң талантлы шагыйрьләреннән санала. Ул бары тик егерме җиде ел гына яшәде. Г.Тукай әйтерсең лә үзенең гомере аз икәнен алдан ук сизенде, йөрәге типкән вакытта мөмкин кадәр күбрәк язып калырга ашыкты. Халкыбызга гаять зур әдәби мирас калдырды.

Без, 9 апрель көнне, 5-9 сыйныф укучылары өчен  Әхмәт Фәйзинең “Тукай” (Кечкенә Апуш) китабына презентация үткәрдек.  Бу китап аша  укучыларны Габдулла Тукайның  Яңа бистәдәге, Кырлай һәм Җаектагы тормышы белән тирәнрәк таныштыра алдык.