Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Сезнең батырлык мәңге хәтердән җуелмас"

Апаз авыл китапханәсендә Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан "Гөлчәчәк" балалар бакчасына йөрүче балалар белән "Сезнең батырлык мәңге хәтердән җуелмас" исеме астында батырлык сәгате үткәрелде. Чара барышында авылыбызның ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен, сугыш чоры балаларының батырлыгы хакында сөйләштек.  Мәктәпкәчә яшьтәге балалар  үзләренең әби- бабайларының сөйләгәннәрен искә алдылар. 

New layer...