Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Ватанны саклау - безнең бурыч"

 Армия сафларына контракт төзеп китеп, 2023 елдан үз теләге белән Махсус Хәрби Операциядә катнашучы авылдаш егетебез Нигметзянов Инсаф Разил улы белән "Ватанны саклау - безнең бурыч" исеме астында очрашу оештырылды. Очрашуда Гөлчәчәк балалар бакчасына йөрүче балалар, Апаз гомуми белем бирү мәктәбенең 1-4 класс укучылары, укытучылар  катнашты. Очрашу барышында Инсафның кем булып хезмәт итүе, алган медальләренең тарихы хакында сөйләштек. Әнисе Лилия апага кыю йөрәкле, батыр егет үстергәннәре өчен рәхмәт сүзләрен җиткердек. Инсаф үз чиратында укучыларга изге теләкләрен, тырышып укырга кирәк икәнлеген аңлатып үтте. Очрашуда авылдашыбыз белән горурландык. Алга таба да исән-сау яшәргә язсын, илебездә тынычлык урнашсын иде дигән теләктә калдык.