Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Тукай - безнең яраткан шагыйребез"

 2025 елның 26 апрелендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 139 ел тула. Бу вакыйга уңаеннан Апаз авыл китапханәсенд әбалалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән "Тукай - безнең яраткан шагыйребез"дип исемләнгән бәйрәм үткәрелде. Китапханәче балаларга Г.Тукайның кыска һәм авыр тормышы, шулай ук аның шагыйрь булып үсүе турында сөйләде.Аннары мәктәпкәчә яшьтәге балаларга Г.Тукайның тормышын һәм иҗатын белү буенча сораулар бирелде. Шуннан соң балаларгаТукайның иң танылган балалар шигырьләре тәкъдим ителде. Балалар белемле һәм укымышлы булуның мөһимлеген аңладылар, үз халкының мәдәнияте турында күбрәк белделәр.