Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Җирле үзидарә һәм аның авыл тормышындагы роле"

  21 апрель көнне Апаз урта мәктәбендә бишенче-алтынчы сыйныф укучылары өчен үзидарә көне уңаеннан "Җирле үзидарә һәм аның авыл тормышындагы роле" дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Китапханәче балаларга җирле үзидарәнең нәрсә икәнен аңлатты. Укучылар җирле үзидарәнең халык мәнфәгатьләреннән чыгып, җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне мөстәкыйль хәл итүне тәэмин итә торган халыкның үз хакимиятен гамәлгә ашыруы икәнен белделәр. Җирле үзидарә органнары муниципаль милек белән мөстәкыйль идарә итә, авыл халкына яңа кануннар турында хәбәр итә, аларга субсидияләр бирүдә булыша, җирле бюджетны раслый һәм үти, салым җыярга булыша. Авыл халкы белән бергә үзара салым акчасы  суммасын билгелиләр һәм шуның хисабына авылда тормыш сыйфатын яхшырталар-юллар төзиләр, чишмәләрне чистарталар, биналарны ремонтлыйлар, шулай ук җәмәгать тәртибен саклыйлар һәм башкалар.Укучыларга шулай ук үзидарәбез турында презентация бирелде. Балалар моның хөрмәткә лаек катлаулы хезмәт икәнен аңладылар, чөнки кешеләр белән эшләү - гади миссия түгел, чөнки һәр кешегә аерым якын килү кирәк.