Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Космоска юл"

  1961 елның 12 апрелендә Юрий Гагарин космоска очучы дөньяда беренче кеше була.«Восток» космик кораблендә ул дөнья тарихында беренче тапкыр җирне орбиталь очыш ясады, пилотлы космик очышлар чорын ачты. 12 апрель көнне 9:00 сәгатьтә 2-4 сыйныф укучылары өчен Юрий Алексеевич Гагаринның космоска очуын бәйрәм итүгә багышланган "Космоска юл" мәгълүмат сәгате үткәрелде.Китапханәче укучыларга геройныңтормышы турында сөйләде. Укучылар Космоска очу турында бик күп мавыктыргыч фактлар белделәр. Балалар Юрий Гагарин тормышы турында кызыклы тарихлар ишеттеләр. Һәркем Космосны өйрәнү темасына үз фикере белән уртаклаша алды һәм үзенә билгеле фактлар һәм яңалыклар сөйләде.