"Тылсымлы җеп"
Апаз авыл китапханәсендә 8-11сыйныф укучылары өчен "Тылсымлы җеп" дип исемләнгән очрашу үткәрелде, анда чакырылган кунагыбыз, талантлы авылдашыбыз Закирова Фирдилә катнашты . Кул эшләре остасы үзенең мавыгуы турында җентекләп сөйләде, илһамланган китаплары һәм бизәкләре белән уртаклашты, әзер бәйләүләрен күрсәтте. Тагын да тирәнрәк чуму өчен бәйләүнең тарихы һәм төрләре турында презентация әзерләнде. Өстәвенә, чара азагында мастер-класс үткәрелде. Фирдилә Закирова укучыларга бәйләүнең кайбер техникаларын күрсәтте һәм иҗади серләре белән уртаклашты. Укучылар үз куллары белән матурлык тудырырга өйрәнделәр. Өстәмә өйрәнү өчен бәйләү тарихына һәм укыту ысулларына багышланган шул ук исемдәге китап күргәзмәсе оештырылды.