Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Табышмаклы Чемодан"

 2 апрель - танылган язучы Ганс Христиан Андерсенның туган көне бөтен дөньяда балалар китабы көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге искиткеч бәйрәм уңаеннан  Апаз  авыл китапханәсендә 1-4 сыйныф укучылары өчен "Табышмаклы Чемодан" исеме астында әдәби сәяхәт үткәрелде. Чара балалар китаплары тарихына чумудан башланды. Укучылар балалар әкиятләрен, табышмакларын, җырларын кайчан һәм ни өчен уйлап таба башлауларын белделәр. Укучылар әңгәмәдә катнашып, үзләренең яраткан китаплары турында сөйләделәр. Аннары чарада катнашучылар табышмаклар, балалар өчен популяр әкиятләр һәм шигырьләр белү буенча күңелле уеннарда катнаштылар.  Китапханәче укучыларга балалар өчен заманча китаплар турында сөйләде. Чара өчен шул ук исемдәге күргәзмә әзерләнгән иде, аның белән һәр катнашучы таныша алды.