Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Мин компьютер белән дуслашырга телим"

   28 март көнне 14:00 сәгатьтә Апаз авыл китапханәсендә укучыларның киң даирәсе өчен "Мин компьютер белән дуслашырга телим" дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде.Чара китапханәченең беренче компьютерлар барлыкка килү тарихы, хәзерге вакытта технологияләр үсеше темплары турында сөйләвеннән башланды. Аннары китапханәче компьютер төзелеше, аның эш принциплары турында сөйләде.Чарада катнашучылар компьютерда төрле командаларны ничек башкарырга икәнен белә алдылар. Шулай ук алар Интернетка чыгу кагыйдәләре белән таныштылар. Укучылар кирәкле мәгълүматны тиз эзләргә, төрле сайтлардан файдаланырга өйрәнделәр. Китапханәче шулай ук дәүләт хезмәтләре сайтының шәхси битенә ничек керергә икәнен аңлатты.  Катнашучылар мәгълүмати куркынычсызлык кагыйдәләре, мошенниклык яки ялган мәгълүматны булдырмау турында белделәр.