"Китап докторы Айболит"
21 март көнне 10.30 сәгатьтә Апаз авыл китапханәсендә 1-4 сыйныф укучылары катнашында "Китап докторы Айболит" исеме астында китапларны ремонтлау оештырылды. Чара китапханәченең китапларның кыйммәте һәм аларга сакчыл мөнәсәбәт кирәклеге турында сөйләвеннән башланды. Аннары яшь укучылар китапларны озаграк файдаланырга мөмкин булсын өчен ничек дөрес "дәваларга" кирәклеген белделәр.Чарадака тнашучылар ертылган битләрне ябыштырдылар, сызыкларны бозгыч белән бетерделәр. Шулай итеп, укучылар хезмәткә өйрәнеп кенә калмадылар, китапларны дөрес куллануның мөһимлеген дә аңладылар.