Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Китап белән дуслаш"

  18 март көнне 10:00 сәгатьтә Апаз  авыл китапханәсендә Апаз балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен "Китап белән дуслаш" дигән темага китапханә дәресе үткәрелде.Китапханәче чарада катнашучыларны язуның килеп чыгышы һәм беренче китапларның туу тарихы белән таныштырды.Балалар әдәбиятның ничек үсүен һәм аңа нәрсә йогынты ясавын белделәр. Аннары китапханәче мәктәп укучылары һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен язылган әсәрләргә аерым игътибар бирде.Балалар әңгәмәдә катнашып, үзләренең яраткан китаплары һәм язучылары турында сөйләделәр. Шуннан соң китапханәче чарада катнашучыларга күптән түгел генә басылган балалар китапларын күрсәтте, аларның язучылары турында кызыклы фактлар сөйләде.Балалар кызыксындырган китапларны укый алдылар.