“Лев Николаевич Толстой-мәгърифәтче,публицист, фәлсәфәче.” Китап күргәзмәсе.
Апаз авыл китапханәсендә язучы Л.Н. Толстойның тууына 190 ел уңаеннан китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханәче катнашучыларга балачагын, уку елларын, тормыш юлын сөйләде, китаплары белән таныштырды. Күргәзмәдә язучының иң яхшы эшләре тәкъдим ителгән иде.