"Ир солтаны -2017" Бәйге
25 гыйнвар көнне Апаз мәдәният йортында "Ир солтаны -2017" бәйгесе булып узды. Бу бәйгедә уңган, талантлы, эш сөючән ир затларыбыз катнашты. Апаз авылыннан Ибраһимов Таһир Шәйхетдин улы катнашты. Ул үзенең осталыгын халыкка видео язмаларда тәкъдим итте. Ә инде күңел сандыгыннан ул, халыкка үзенең мөнәҗәтләрен җиткерде. Үзенең чыгышының нәтиҗәсе икенче урын белән бәяләнде.
Бөркет булып күккә очар өчен,
Ныклы оя кирәк ирләргә.
Дөнья имин, өйләр тыныч булыр,
Чын ир хуҗа булса илләргә.