Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Кеше хокуклары, канун синең тормышыңда..."

  Кеше хокуклары-ул һәр кешенең абруен һәм иреген яклауны тәэмин итүче кагыйдәләр. . Кеше хокуклары яшькә, җенескә, расага яки башка билгеләргә бәйле түгел.Әмма халыкның хокукый грамоталылык дәрәҗәсе күтәрелүгә карамастан, гражданнарның нәрсәгә хокуклы булуларына карата сораулары һәм шикләре элеккечә тынмый. Шуңа күрә Апаз авыл китапханәсе 26 февраль көнне "Кеше хокуклары, канун синең тормышыңда..." дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде. Китапханәче хокукның нәрсә булуы, аның нинди очракларда бозылуы  турында сөйләде. Катнашучылар кызыксындырган сораулар бирделәр һәм аларга җентекле җаваплар алдылар .   Танышу өчен "Кеше хокуклары турында китаплар" күргәзмәсе тәкъдим ителде.