Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Туган җирем чиксез яратамын, мин гашыйкмын аңа тумыштан"

  

5 март Апаз авыл мәдәният йортында, Пушкин картасы кысаларында, авылдашыбыз, в контакте челтәрендә һәрдаим үзенең матур шигырьләре белән безне сөендереп торучы, "Каурый каләм " иҗат берләшмәсе әгъзасы #ХалидәХәмбәл белән очрашу үткәрелде. Чара шигырьләр, җырлар белән үрелеп барды. Авылдашлар шагыйрәгә үзләренең җылы теләкләрен җиткерделәр.
#ХалидәХәмбәл гә үз чиратыбызда очрашуга килгәне, безне матур шигырьләре белән сөендергәне өчен чын күңелдән рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Алга таба да иҗат чишмәсе саекмасын дигән теләктә калабыз.