"Татар мирасының бер энҗесе"
12 февраль көнне Апаз мәктәбендә 8 нче сыйныф укучылары өчен "Татар мирасының бер энҗесе" темасына мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чара татар халкының күренекле галиме, язучысы һәм мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулуга багышланган иде.Чара китапханәче К.Насыйри тормышы, аның иҗади эшчәнлеге һәм казанышлары турында сөйләүдән башланды. Аннары укучылар аның кайбер әсәрләре белән таныштылар, иҗатының төп юнәлешләре турында белделәр.Чара укучыларның уку һәм агартуның мөһимлеге турындагы әңгәмәсе белән тәмамланды.